Зульфат Хаким - Изге жир: аккорды на гитаре
Аппликатуры аккордов
Текст и аккорды
C Dm
Пәйда булса күктә кара болыт,
F Em
Яшен сукса өмет-хыялымны,
C Dm
Туган яктан килер якты аваз,
F Em
Томаннардан арындырыр юлны.
[Проигрыш]:
Am G Am Am
[Припев]:
Am
Туган ягым — мәңге кояш,
G Am
Йөрәк кыса сагынудан.
Am
Туган якта яшел урман
G Am
Көн дә иртән әйтә азан.
F
Анда әле яши иман,
F C
Изгелеккә инану бар.
G Em
Анда җанны чистартырдай
E7 Am
Матурлыкка соклану бар.
F
Анда кичен, дөнья тынгач,
C
Намаз укый бөдрә таллар,
G Em
Анда сиңа Яшәү биргән
E7 Am
Мәңгелеккә табыну бар.
[Куплет 2]:
C Dm
Изге җирдән күз күрмәгән җепләр
F Em
Сузылганнар миңа еллар буйлап.
C Dm
Язлар килгәч, мине сагынудан.
F Em
Каеннары юлга чыга елап.
[Проигрыш]:
Am G Am Am
[Припев]:
Am
Туган яктан хәбәр килсә,
G Am
Шунда карап син җырың әйт.
Am
Туган якның һәр авазы —
G Am
Үзе үлмәс бер мөнәҗәт.
F
Анда әле яши иман,
F C
Изгелеккә инану бар.
G Em
Анда җанны чистартырдай
E7 Am
Матурлыкка соклану бар.
F
Анда кичен, дөнья тынгач,
C
Намаз укый бөдрә таллар,
G Em
Анда — сиңа Яшәү биргән
E7 Am
Мәңгелеккә табыну бар.
[Кода]:
Am G Am Am






Добавить отзыв